
12.04.2022
Өр-яңа шигырь! Былтыр язылган булуына карамастан…
Мин – орлык
Бу дөнья гел тетрәнүдән тора –
Сынаулардан тора кешелек:
Бәндәләрне кырып китә бер чир,
Икенчесе килә ишелеп!
Бу дөнья гел тетрәнүдән тора –
Күпме сынау килә кешегә…
Чишмә корый, елга-сулар кибә,
Таулар булып таулар ишелә.
Кешелек гел сынаулардан тора:
Сугыш, зәхмәт, бәла-казалар…
Берәүләргә байлык биреп сыный,
Берәүләргә бирә – җәзалар.
Минем халкым күпме кайгы кичкән –
Тарих аны мәңге онытмый…
…Ишелергә торган тау – мин түгел,
Тишелергә торган орлык мин!
11 декабрь, 2021 ел