17.01.2023 Гөлүсәкәй Гилюса Шахбан Туган көнең белән! Хисле, кояш кебек якты, мөләем, нурлы кешем! Котлыйм! Бәхетле бул, сәламәт бул!!! Йөрәкләрне, күңел кылларын тибрәндергән шигырьләрең өчен зур рәхмәт❤❤❤❤Әле безнең языласы җырлар алда❤🙏🌹
Гөлүсәкәй Гилюса Шахбан Туган көнең белән! Хисле, кояш кебек якты, мөләем, нурлы кешем! Котлыйм! Бәхетле бул, сәламәт бул!!! Йөрәкләрне, күңел кылларын тибрәндергән шигырьләрең өчен зур рәхмәт❤❤❤❤Әле безнең языласы җырлар алда❤🙏🌹
07.06.2022 Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры ерак иҗади сәфәргә юл тотты. Татарстанның атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендәге әлеге иҗат коллективы, быел Россия джазына 100 ел тулу уңае белән оештырылган, ХХI халыкара джаз фестивале кысаларында 9 июнь көнне – Чиләбе шәһәрендә, 10 июньдә – Троицк шәһәрендә чыгыш ясаячак. Оркестрның концерт программасына дөньякүләм джаз әсәрләре, рус һәм татар композиторларының джаз оркестры өчен эшкәртелгән инструменталь һәм вокал әсәрләре кергән. Әлеге фестиваль кысаларында узачак концертларда оркестр белән солист буларак күренекле җырчы Мариам Мерабова (Мәскәү) һәм Антон Горбунов квинтеты (Мәскәү) катнашачак.
Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры ерак иҗади сәфәргә юл тотты. Татарстанның атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендәге әлеге иҗат коллективы, быел Россия джазына 100 ел тулу уңае белән оештырылган, ХХI халыкара джаз фестивале кысаларында 9 июнь көнне – Чиләбе шәһәрендә, 10 июньдә – Троицк шәһәрендә чыгыш ясаячак. Оркестрның концерт программасына дөньякүләм джаз әсәрләре, рус һәм татар композиторларының джаз оркестры өчен эшкәртелгән инструменталь һәм вокал әсәрләре кергән. Әлеге фестиваль кысаларында узачак концертларда оркестр белән солист буларак күренекле җырчы Мариам Мерабова (Мәскәү) һәм Антон Горбунов квинтеты (Мәскәү) катнашачак.
21.03.2022 Азат Абитов: Мәскәүдә бик матур концерт куйдык. Концерты бер шатлык, ә менә медаль тапшыруы – икенче. Габдулла Тукай тууына 135 еллыкка багышланган истәлекле медальга ия булдым.
Азат Абитов:
Мәскәүдә бик матур концерт куйдык. Концерты бер шатлык, ә менә медаль тапшыруы – икенче.
Габдулла Тукай тууына 135 еллыкка багышланган истәлекле медальга ия булдым.