“Ничек мине милиция хезмәткәрләре “буханкага” утыртып алып киттеләр!”. 👮🏻♂
.
2005 декабрь миңа 19 яшь, “Билайн”да консультант булып эшлим. Яңа ел корпоротивлары башланды, мин эштән соң ашамаган, арган килеш киттем бәйрәм итәргә. Утырдык без значит, ашадык, “эчтек” матур итеп, биедек, ГубЩим кыш бабайны МоЩнА каршыладык! Язырга онытканмын үзәктә кинотеатр “Җәлил”дә утырдык. 🏡
Бәйрәм бетергә якынлаша башлый, мин автопилотны кабызып өйгә юл тоттым. Тукталышка килеп житкәч Увазик килеп туктыйда “О безнең клиент!?” дип мине машинага утырталар. Мин “арганлыктан” әкрен генә сөйләшәм. 😏 “Ну давай рассказывай!” былар русча сөйләшәләр. 👮🏻♂ Милиция:
– Почему в таком состоянии!?
– Где документы!?
– Сколько лет!?
– Телефон есть, давай проверим!?
– Работаешь??
– Учишься!?
– Почему так поздно!?
– Колющие, режущие!?
– Где живешь!?
– Сейчас с нами в отдел поедешь!
Мин все сразу картайдым, чәчләр агара башлады. Иң беренче уй “Әтием белән Әнием” нәрсә әйтер. Малайлары юридическийда ә аны әле милиция алып китткән. 🥺😬😩
.
Мин барысында ничек бар сөйли башладым: – Эштән соң ардырып киткән.
– Таксига акча юк, шуңа җәяү генә кайтып барам.
– Укыйм юридическийда.
– Эшлим “Билайнда” консультант булып.
– Телефон бар.
– Корпоротивта идем, бәйрәм иттек
– Сююмбике урамында.
– Колющие, режущие и денег тоже нет.
.👮🏻♂ Милиция:
– Какие выгодные тарифы есть!?
Мин:
– Менә шундый тариф, бер симка аласыз 145 сумга, икенче симка бүләккә. Консультация кирәк булса шалтыратыгыз булышам.
Милиция:
– Все поехали в отдел.
Минем кәефем төште, барабыз, барабыз, тәрәзәләр боз белән каткан. Бер заман туктадык та “Әйдә чык, бүтән алай йөрмә!” Мин машинадан чыктым, карасам мин өй янында! Әйе, милиция мине өйгә алып килделәр! Мин моны бик сирәк сөйли идем, чөнки кеше ышанмый! Әтием дә ” Синең акчаңны алганнардыр әле! – диде. ☺
.
Татар егетләре иде алар, рәхмәт сезгә, бәлки бу постны укып мине танырсыз! Чын милиционерлар! ♥ Сезнең дә кызык очраклар булса языгыз, минем кебек “корпоротив” та йөрмәгез! 👮🏻♂️🙇🏼♂️ Фото нәкъ шул көнне 14 ел элек төшкән!