Илназ Габидуллин
17.04.2022

2011 елда минем язган шигырьгә күрше авыл егете җыр язган иде, тыңлап карагыз әле👋🏻

Гашыйк иттең мине үзеңә.

Туар таңнар белән,
Килдең син яныма.
Төшләремә кереп йөдәттең,
Бер күрүдә, Гашыйк булдым сиңа,
“Бары сине, сөям”,- дип әйттем.

Гашыйк иттең, мине үзеңә.
Мәхәббәт чаткысы,
Минем күземдә.
Төнлә белән яныма килдең дә,
Урныштың син, йөрәк түремдә.

Таң җилләре белән,
Кердең тәрәзәмнән.
Аннан сине, мин күрәм.
Кочагыма алып сине,
Бит очыңнан бер, үбәм!

Гашыйк иттең, мине үзеңә.
Айлы, матур кичләрдә!
Йөздем мин, сихри хисләрдә.
Әмма матур мизгел бетте,
Хәзер миңа, нишләргә?

Күз алдымнан китми,
Синең нурлы йөзең.
Балкыйсың син, күземдә.
Матур тавышың, матур сүзеңдә,
Гашыйк итте мине, үзенә!

(___Ильназ Габидуллин___)

Интересное
Илгиз Шәйхразиев
Артур Минһаҗев
Дилбәр Фәиз