Гөлназ Рәхмәтуллина
24.04.2022

«Киек каз юлы» дигән шигъри-музыкаль спектакль карадык бүген Энже Шайхутдинова (Закирова) дустым белән. Чакыруы өчен @iltazar Илтөзәргә бик зур рәхмәт! Әйтергә дә оят – бер ел була язган театрга бармаганга. Бу кичәгә кыш көне үк барырга ниятләгән идем, менә хәзер генә насыйп булды. Тыңладык, еладык, елмайдык, кушылып җырладык.. Хәтта Пи санын, Фибоначчи спирален, алтынның химик формуласын да искә төшереп, гармония законнарын аңларга тырыштык. Искиткеч булды👏🏻👏🏻👏🏻 Рәхмәт❣Дәвамлы булсын!
Күңелегез шигырьгә, җаныгыз моңга сусаган икән, дуслар – озакка сузмагыз, сез дә килеп карагыз.

Интересное
Гөлинә Гыймадова
Гүзәл Уразова