Урам әйләндереп йөрим әле🤗
04.04.2022
17.03.2022 “Тәртип” радиосының иртәнге тапшыруында бүген сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен эшләүче «Могҗиза» театр студиясе турында сөйләштек. “Тәртипле иртә” кунаклары – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Могҗиза» театр студиясенең укытучысы Зөфәр Харисов һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш администраторы, «Могҗиза» театр студиясенең кураторы Зөлфия Бәшәрова. «Могҗиза» театр студиясе 2019нчы елда оешкан һәм анда даими рәвештә 15ләп бала шөгыльләнә икән. Бүген алар тамашачылар хозурына яңа спектакль әзерли. Премьера Тинчурин театры сәхнәсендә апрель аенда булыр дип көтелә.
“Тәртип” радиосының иртәнге тапшыруында бүген сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен эшләүче «Могҗиза» театр студиясе турында сөйләштек. “Тәртипле иртә” кунаклары – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Могҗиза» театр студиясенең укытучысы Зөфәр Харисов һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш администраторы, «Могҗиза» театр студиясенең кураторы Зөлфия Бәшәрова. «Могҗиза» театр студиясе 2019нчы елда оешкан һәм анда даими рәвештә 15ләп бала шөгыльләнә икән. Бүген алар тамашачылар хозурына яңа спектакль әзерли. Премьера Тинчурин театры сәхнәсендә апрель аенда булыр дип көтелә.
22.03.2022 Журналистика кафедрасына 60 яшь тулу уңаеннан әти белән икебездән интервью алдылар. Хатирәләр белән уртаклаштык. Укытучыларыбызны искә алдык, хәтердә калган кызыклы, күңелле вакыйгалар да сөйләнелде. Хәзер видеоны көтәбез инде😊
Журналистика кафедрасына 60 яшь тулу уңаеннан әти белән икебездән интервью алдылар. Хатирәләр белән уртаклаштык. Укытучыларыбызны искә алдык, хәтердә калган кызыклы, күңелле вакыйгалар да сөйләнелде. Хәзер видеоны көтәбез инде😊