Тәртип 17 март
17.03.2022

“Тәртип” радиосының иртәнге тапшыруында бүген сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен эшләүче «Могҗиза» театр студиясе турында сөйләштек. “Тәртипле иртә” кунаклары – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Могҗиза» театр студиясенең укытучысы Зөфәр Харисов һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш администраторы, «Могҗиза» театр студиясенең кураторы Зөлфия Бәшәрова. «Могҗиза» театр студиясе 2019нчы елда оешкан һәм анда даими рәвештә 15ләп бала шөгыльләнә икән. Бүген алар тамашачылар хозурына яңа спектакль әзерли. Премьера Тинчурин театры сәхнәсендә апрель аенда булыр дип көтелә.

Интересное
Гөлназ Миньязова
Тинчурин театры
Әлфия Хәбибуллина