05.04.2022 Далалардан җилләр ирештерде: Олы имән тагын чыланган… Онытылган кебек буламын да, Кабат үтәм үткән еллардан… ~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~ Далаларда җилләр утлап йөри. Далаларга чыктым мин таңда. Борылырсың сыман юлларыңнан, Биштәреңне аскан булсаң да. ~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~ Далаларның җиле сиңа охшаш. Салмак кына агып искәли. Күрешергә кабат тырышамын… Исмә генә берүк үтәли. ~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~ Далалардан эзлим сагынганда… Күңелдә дә бүген ~ зар гына. Буш кул белән… Тәмәкем бар бераз, Карлыккан җил, әйдә, каршыла.
Далалардан җилләр ирештерде: Олы имән тагын чыланган… Онытылган кебек буламын да, Кабат үтәм үткән еллардан… ~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~ Далаларда җилләр утлап йөри. Далаларга чыктым мин таңда. Борылырсың сыман юлларыңнан, Биштәреңне аскан булсаң да. ~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~ Далаларның җиле сиңа охшаш. Салмак кына агып искәли. Күрешергә кабат тырышамын… Исмә генә берүк үтәли. ~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~ Далалардан эзлим сагынганда… Күңелдә дә бүген ~ зар гына. Буш кул белән… Тәмәкем бар бераз, Карлыккан җил, әйдә, каршыла.
20.06.2022 Бүген “Тәртип” радиосында “Тәртипле иртә” тапшыруында кунакта булдым. Алып баручылар Айгөл Нәбиуллина белән Илфак Шиһапов сорауларны яудырдылар гына. Радио тыңлаучылар шалтыратып та, ватсап төркеменә язып та сорауларын җиткерделәр. Шигырьләр дә, минем сүзләргә язылган популяр җырлар да яңгырамый калмады, билгеле. Тапшыруны иртән тыңламый калучылар аны бүген кичке сәгать 22.00 тыңлый алалар. “Тәртип”нең һәрвакыт чын әдәбиятны, сәнгатьне халыкка җиткерүче милли радио булып калуын телим.
Бүген “Тәртип” радиосында “Тәртипле иртә” тапшыруында кунакта булдым. Алып баручылар Айгөл Нәбиуллина белән Илфак Шиһапов сорауларны яудырдылар гына. Радио тыңлаучылар шалтыратып та, ватсап төркеменә язып та сорауларын җиткерделәр. Шигырьләр дә, минем сүзләргә язылган популяр җырлар да яңгырамый калмады, билгеле. Тапшыруны иртән тыңламый калучылар аны бүген кичке сәгать 22.00 тыңлый алалар. “Тәртип”нең һәрвакыт чын әдәбиятны, сәнгатьне халыкка җиткерүче милли радио булып калуын телим.
14.11.2022 До премьеры «История любви Шахерезады» осталось 39 дней! Мы продолжаем готовиться и сегодня приняли участие в съемке📸 Показываю закулисье и напоминаю, что я выступаю в шоу с 30 декабря в роли Богини. Как вам наши образы?
До премьеры «История любви Шахерезады» осталось 39 дней! Мы продолжаем готовиться и сегодня приняли участие в съемке📸
Показываю закулисье и напоминаю, что я выступаю в шоу с 30 декабря в роли Богини.
Как вам наши образы?