Рәмис Аймәт
28.04.2022

Казан шәһәре музей комплексының
Әмир Мәҗитов музеенда Г.Тукайның туган көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә шагыйрьләр Розалина Шаһиева, Рәмис Аймәт, Гөлназ Газизова, Казан шәһәр филармониясе артистлары Айдар Габдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Алмаз Хәсәнов, Айзат Шәйхелмәрдәнов,
Казан шәһәренең 96 нчы һәм 40 нчы гимназия укытучылары һәм укучылары катнашты.

Тамашачылар шулай ук Санкт-Петербург рәссамы Рәмзия Зиннәтованың «Ностальгия» дигән нәкыш һәм графика күргәзмәсе, Казан шәһәре музей фондларыннан гамәли бизәлеш сәнгате күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Кичәне музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Хәлиуллина әзерләде һәм алып барды.

Интересное
Гөлназ Наумәтова
Аделя Сафарова
Сиринә Зәйнетдинова

02.03.2023