Вечная слава Победителям! Спасибо за мирное небо над головой!
26.06.2022 Баш батыр Мусаны тәкә белән күргәч, һич тә фотога төшми кала алмадым. Шахтерлар Сабантуе батыры – Муса Галләмов. Чын шахтер булып тора монда 🙂
Баш батыр Мусаны тәкә белән күргәч, һич тә фотога төшми кала алмадым. Шахтерлар Сабантуе батыры – Муса Галләмов. Чын шахтер булып тора монда 🙂
28.04.2022 Казан шәһәре музей комплексының Әмир Мәҗитов музеенда Г.Тукайның туган көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә шагыйрьләр Розалина Шаһиева, Рәмис Аймәт, Гөлназ Газизова, Казан шәһәр филармониясе артистлары Айдар Габдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Алмаз Хәсәнов, Айзат Шәйхелмәрдәнов, Казан шәһәренең 96 нчы һәм 40 нчы гимназия укытучылары һәм укучылары катнашты. Тамашачылар шулай ук Санкт-Петербург рәссамы Рәмзия Зиннәтованың «Ностальгия» дигән нәкыш һәм графика күргәзмәсе, Казан шәһәре музей фондларыннан гамәли бизәлеш сәнгате күргәзмәсе белән дә таныштылар. Кичәне музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Хәлиуллина әзерләде һәм алып барды.
Казан шәһәре музей комплексының Әмир Мәҗитов музеенда Г.Тукайның туган көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә шагыйрьләр Розалина Шаһиева, Рәмис Аймәт, Гөлназ Газизова, Казан шәһәр филармониясе артистлары Айдар Габдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Алмаз Хәсәнов, Айзат Шәйхелмәрдәнов, Казан шәһәренең 96 нчы һәм 40 нчы гимназия укытучылары һәм укучылары катнашты.
Тамашачылар шулай ук Санкт-Петербург рәссамы Рәмзия Зиннәтованың «Ностальгия» дигән нәкыш һәм графика күргәзмәсе, Казан шәһәре музей фондларыннан гамәли бизәлеш сәнгате күргәзмәсе белән дә таныштылар. Кичәне музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Хәлиуллина әзерләде һәм алып барды.
22.03.2022 Бүген Ләйсән Рәхимованың туган көне. Котлыйбыз! Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы 1977 елның 22 мартында Казан шәһәрендә туа. 1999 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый, диелә Камал театры сайтында. Ул сөйкемле, сәләтле, җырлау осталыгы булган артистка. Сәхнәдә тормышчан, эмоциональ. Рольләре: Хәния – «Йөрәк маем», Гөлгенә — «Шәҗәрә», Нурсия — «Эзләдем, бәгърем, сине», Җәмилә – «Җанкисәккәем», Вера – «Илгизәр+Вера» (Т.Миңнуллин); Заһирә — «Зәңгәр шәл», Саҗидә – «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Ания — «Мин төш күрдем» (З.Хәким); Асия — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Зәйтүнә – «Яра» (А. Гыйләҗев, М. Гыйләҗев); Тәгәрә — «Кара чикмән» (Г.Хугаев), Зәңгәр сыер – «Тимер борчак» Р.Бухараев; Гөләндәм – «Талак, талак!..» (Х.Вахит); Ирина – «Өч сеңел» (А.Чехов); Фәрхинур – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Алсу – «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков) һ.б.
Бүген Ләйсән Рәхимованың туган көне. Котлыйбыз! Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы 1977 елның 22 мартында Казан шәһәрендә туа. 1999 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый, диелә Камал театры сайтында. Ул сөйкемле, сәләтле, җырлау осталыгы булган артистка. Сәхнәдә тормышчан, эмоциональ.
Рольләре: Хәния – «Йөрәк маем», Гөлгенә — «Шәҗәрә», Нурсия — «Эзләдем, бәгърем, сине», Җәмилә – «Җанкисәккәем», Вера – «Илгизәр+Вера» (Т.Миңнуллин); Заһирә — «Зәңгәр шәл», Саҗидә – «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Ания — «Мин төш күрдем» (З.Хәким); Асия — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Зәйтүнә – «Яра» (А. Гыйләҗев, М. Гыйләҗев); Тәгәрә — «Кара чикмән» (Г.Хугаев), Зәңгәр сыер – «Тимер борчак» Р.Бухараев; Гөләндәм – «Талак, талак!..» (Х.Вахит); Ирина – «Өч сеңел» (А.Чехов); Фәрхинур – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Алсу – «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков) һ.б.