Без “Белые розы”, “Глупые снежинки”, “Седая ночь” җырларын җырлап үскән буын инде. Берәр юашрак укытучы дәресендә Юра Шатунов репертуарын бер-беребезнең истәлек дәфтәрләренә язып мәш килә идек. Рәхәт чаклар, кызык чаклар… Башкортстандагы Күмертау шәһәренең ятим егете Юра да үлгән икән. Инфаркт булган. Мәктәп елларының бер кыйпылчыгы коелып төшкән кебек булды.