27.08.2022 Сабага #ӘдәбиСабантуе на олпат язучылар, галимнәр, сәнгать әһелләре, иҗатымны яраткан дусларым, якташларым күп килгән иде. Рәхмәт, Саба, киң күңелең, якты йөзле халкың, сый-хөрмәтең өчен! Кабат күрешүләр насыйп булсын!
Сабага #ӘдәбиСабантуе на олпат язучылар, галимнәр, сәнгать әһелләре, иҗатымны яраткан дусларым, якташларым күп килгән иде.
Рәхмәт, Саба, киң күңелең, якты йөзле халкың, сый-хөрмәтең өчен! Кабат күрешүләр насыйп булсын!
22.04.2022 Татар иҗади интеллигенциясе ифтары. Журналистлар, артистлар, мәдәният хезмәткәрләре – җәмгысе 100 гә якын кеше. Р.Ваһапов фонды җыйды. Менә шулай, ифтарлар да хәзер алып баручы һәм кечкенә генә булса да мәдәни программа белән уза. Юри генә берәр хәләл кафе -ресторанга шалтыратып, “Ифтар уздыру өчен буш көннәр бармы?”- дип сорагыз әле. Рамазан башланып бер атна үтүгә бөтен көннәр алынып куелган иде инде. Ифтар фест дәвам итә. Ифтарлар белән мавыгып, кадер киченнән коры калмыйк тагын!
Татар иҗади интеллигенциясе ифтары. Журналистлар, артистлар, мәдәният хезмәткәрләре – җәмгысе 100 гә якын кеше. Р.Ваһапов фонды җыйды. Менә шулай, ифтарлар да хәзер алып баручы һәм кечкенә генә булса да мәдәни программа белән уза. Юри генә берәр хәләл кафе -ресторанга шалтыратып, “Ифтар уздыру өчен буш көннәр бармы?”- дип сорагыз әле. Рамазан башланып бер атна үтүгә бөтен көннәр алынып куелган иде инде. Ифтар фест дәвам итә. Ифтарлар белән мавыгып, кадер киченнән коры калмыйк тагын!
12.03.2024 Моннан нәкъ 30 ел элек, 11 март көнне, ураза вакытында, Шамил Бариевның йөрәге тибүдән туктады… Бүген, уразаның беренче көнендә Айгөл әтисе хөрмәтенә ифтар ашы уздырды. Рәхмәт Айгөл! Сокланам, хөрмәт итәм!
Моннан нәкъ 30 ел элек, 11 март көнне, ураза вакытында, Шамил Бариевның йөрәге тибүдән туктады… Бүген, уразаның беренче көнендә Айгөл әтисе хөрмәтенә ифтар ашы уздырды. Рәхмәт Айгөл! Сокланам, хөрмәт итәм!