Татарстан китап нәшрияты
06.06.2022

Мәскәүдә 3-6 июнь көннәрендә «Кызыл мәйдан» китап фестивале узды, анда Татарстан китап нәшрияты да катнашты. Фестивальнең беренче көненең төп вакыйгасы – «Елның иң яхшы китаплары 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы иде. Бүләкләү тантанасы ГУМның демонстрацияләр залында узды. Конкурска 120 дән артык нәшрияттан 520 дән артык басма тәкъдим ителгән. Эксперт советлары 2021 елда чыккан басмаларны 12 тематик номинациядә бәяләде. Бу – безнең илдә беренче нәшрият конкурсы. Анда катнашу Россиянең барлык танылган нәшриятлары өчен дәрәҗә санала. «Россия төбәкләренә багышланган Иң яхшы басмалар “номинациясендә” – «Урта гасырларда татарлар ничек яшәгән: көнкүреш тарихы» китабы (төзүчеләр Марат Гыйбатдинов һәм Ләлә Мортазина) дипломант булды.

Шулай ук Кызыл мәйданда “Иң яхшы региональ басма”конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды. Россия китап басучылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга җиңүчеләр дипломнарын тапшырды. Әлеге конкурста Венера Якупованың «24 рецепта успеха» китабы һәм Фирдәүс Ваһапованың «Становление искусства татарской рукописной и печатной книги XVII – начала XX в.» дигән китап-альбомы җиңү яулады.

Интересное
Илсур Сафин
Элвин Грей