Рәйсә Борһаниева
08.06.2022

«Рәйсәләнү!” очрашуы күңелле, ихлас килеп чыкты. Кичәне уздыру идеясе кисәк кенә башыма килеп, тиз арада оештырылды. Кунакларыма виртуаль чакырулар бер көн алдан гына таратылды. «Эх, ник алдан әйтмәдең? Кичектерә алмый торган планнарым бар шул хәзер» – дип яздылар. Видеокотлаулар аша теләкләрен җиткерүчеләр дә булды. Вакыт, мөмкинлек табып килүчеләр күп иде. Сабантуйлар башланып киткәнче, Тинчурин театрында сезоныбыз ябылып куеп, хезмәттәшләрем җәйге ялга киткәнче дип ашыктым. Тимерне кызуында сугу кирәк бит ул. Бәйрәмемә бик теләп тә, килә алмый калганнар күп булуы ачыкланды, шуңа күрә очрашуны зур бер матур кафеда кабатлаячакмын. Датасын хәбәр итәрмен.

Интересное
Гүзәл Уразова

06.01.2023

Владимир Васильев

01.10.2022

Илгиз Шәйхразиев