Элвин Грей
09.06.2022

Күңелемдә булган хисләремне
Бүген әйтәм сиңа, сиңа гына.
Әгәр йөрәгеңә салсам яра,
Гафу үтенәмен синең алдыңда.

Перевод:

О своих чувствах на душе
Сегодня я скажу тебе, только тебе.
Если ранил я сердце твое,
Прошу прощения у тебя.

©Элвин Грей. Рэхмэт

Интересное
Эльмир Низамов
Ләбиб Лерон
Алия Исрафилова

30.04.2022

🤓БӘЯСЕН ЮГАЛТМЫЙ ТОРГАН ИНВЕСТИЦИЯ ТУРЫНДА БЕЛӘСЕГЕЗ КИЛӘМЕ? 😁
Бер көнне, әниләргә барганда, күчтәнәчкә берәр тәмле әйбер алыйм әле, диеп, пекарняга кердем. Нәрсә алыйм микән, диеп сайланып  торганда, сатучы апа: “менә монсын алыгыз, бик тәмле” , – диеп, бер пирогка төртеп күрсәтте. “Без аны пешерә башлагач, беренче вакытларда бик күп алалар иде. Хәзер туйдылар, булса кирәк, алай ук күп алмыйлар” – дип сулап куйды. Шул киңәш иткән пирогны алдым, чынлап та, тәмле булды. Ләкин, көн саен ала башласаң, теләсә нинди тәмле ризык та туйдыра башлый. Күп булганда, күп нәрсәнең кадере бетә, шул. Үземнән дә сизәм, акча ягы яхшырып киткәндә, тегендә-монда йөз, биш йөз сумлыклар таралып ята башлый. Акча ягы кысылып киткәндә, киресенчә, җыелыбрак йөри.
Ә менә акыл, киресенчә, күбрәк булган саен, бәясе арта. Димәк, акча түгел, акыл җыю, белем туплау дөресрәк булыр иде дә, җиңел эш түгел шул. Чынлап та тырыш кешеләргә генә бирелә торган эш. Чөнки, үз көчең белән генә табып була аны, сатып алып булмый❤