01.08.2022 Болгардан кайттым әле❤ Сорауларыгызга соңрак җавап язармын, арыдым аз гына! Иртәгә Корылтай көтә🌷🌺
01.08.2022 Ә сез мине кайсы шәһәрдән районнан карыйсыз?
Ә сез мине кайсы шәһәрдән районнан карыйсыз?
03.10.2022 Кичә Троцкида булып узган конференциядә яңгыраган чыгышлардан чыгып, минем фаразлавымча, таганнар урнашкан әлеге урында (фото) элек йорт (Климов ур., 5) булган һәм ул йортның хуҗасы Габдерәхим хәзрәт Рахимкулов булырга тиеш. 1912 елда мәшһүребез Тукай, дәвалану нияте илә, Троицкига килә һәм әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаша: шагыйрьнең сәүдәгәр Абдулла Яушев һәм мин әле генә телгә алган Габдерәхим хәзрәт йортларында булганлыгы, шәһәрнең иҗади яшьләре, җәмәгать эшлекләре, шул исәптән атаклы ишан хәзрәтләре Зәйнулла Рәсүлов белән дә очрашканлыгы мәгълүм. Габдерәхим хәзрәт йортында (?) узган кичәдә булачак виртуоз мандолиначы, Троицк тумасы Исмәгыйль Һилалов та була: 1912 елда әдәби-музыкаль кичәләрдә катнашучы Троицк шәкертләре белән күмәкләп төшкән фотода ул – иң уртада утырган. Ундүрт яшьлек Исмәгыйль Габдулла Тукай алдында “Әллүки”, “Җәмилә” дигән татар халык көйләрен уйный, шагыйрьнең хуплавына лаек була. И.Һилалов (1898-1992) соңыннан бу очрашуны болай дип искә ала: – Гомеремдә булган иң матур очрашу
Кичә Троцкида булып узган конференциядә яңгыраган чыгышлардан чыгып, минем фаразлавымча, таганнар урнашкан әлеге урында (фото) элек йорт (Климов ур., 5) булган һәм ул йортның хуҗасы Габдерәхим хәзрәт Рахимкулов булырга тиеш. 1912 елда мәшһүребез Тукай, дәвалану нияте илә, Троицкига килә һәм әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаша: шагыйрьнең сәүдәгәр Абдулла Яушев һәм мин әле генә телгә алган Габдерәхим хәзрәт йортларында булганлыгы, шәһәрнең иҗади яшьләре, җәмәгать эшлекләре, шул исәптән атаклы ишан хәзрәтләре Зәйнулла Рәсүлов белән дә очрашканлыгы мәгълүм. Габдерәхим хәзрәт йортында (?) узган кичәдә булачак виртуоз мандолиначы, Троицк тумасы Исмәгыйль Һилалов та була: 1912 елда әдәби-музыкаль кичәләрдә катнашучы Троицк шәкертләре белән күмәкләп төшкән фотода ул – иң уртада утырган. Ундүрт яшьлек Исмәгыйль Габдулла Тукай алдында “Әллүки”, “Җәмилә” дигән татар халык көйләрен уйный, шагыйрьнең хуплавына лаек була. И.Һилалов (1898-1992) соңыннан бу очрашуны болай дип искә ала: – Гомеремдә булган иң матур очрашу