Айсылу Лерон
22.07.2022

Нуриханның видеоролик өчен беренче төшүе түгел. Ләкин безнең өчен узган атнада Кырлайда узган съемкалар аеруча кадерле. Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов белән бергә бер площадкада уйна әле син!
ТӘРТИП РАДИОСЫ өчен төшерелгән бу роликны ярты көн төшердек дисәк тә була! Көн яңгырлы була дип фаразланса да, безнең бәхеткә һава торышы бик матур торды! Планлаштырганнан да артыгын төшердек ул көнне😃
Нәтиҗәсен күрәсегез киләме?)

Интересное
stena.tatar

04.04.2022

Казанда Чувашиянең татар авылында мәктәпне торгызу максатыннан хәйрия концерты әзерләнә

Изге Рамазан аенда Казанда Чувашия республикасының Батыр районында урнашкан Кызыл Чишмә татар авылы мәктәбен торгызу максатыннан хәйрия концерты әзерләнә. Оештыручылар аны «Яктылык марафоны» исеме астында үткәрә һәм билетлар сатудан алынган керемне зур тарихы һәм көчле укытучылары белән тирә-якта дан тоткан урта мәктәпне төзүгә җибәрәчәк. Мәктәпкә концертта үзләренең иҗади чыгышлары белән ярдәм күрсәтергә Раяз Фасихов, Римма Ибраһимова, Илназ Сәфиуллин, Зиннур Сәфиуллин, Гүзәлия, Айгөл Хәйри, Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыров һ.б. артистлар әзерлеген белдерде. Оештыручылар татар мәктәпләре язмышына битараф булмаган милләттәшләрне концертка билетлар сатып алып, әлеге күркәм гамәлдә катнашырга чакыра.

«Яктылык марафоны» концерты 19 апрельдә «Пирамида» концертлар залында үтәчәк. Билетлар — KASSIR.RU сайтында.

Ркаил
Азат Зарипов

23.08.2023