Илсур Мортаза
28.07.2022

Бүген минем олы абыем Мортазин Илдар Солтан улының 67 яшь тулган көне. Гаиләм – Мәүлидә, Роберт, Алия, Оливия исеменнән котлыйм аны!
Без сине яратабыз һәм ихтирам итәбез Дәү абый!

Без бит тудык бер анадан,
Уртак безнең атабыз.
Тормыш ничек сынаса да,
Туган булып калабыз!

Бүген кабат туган көнең,
Телим бары изгелек.
Матур уйлар, яхшы гамәл,
Булсын бары игелек!

Озак яшә, шатлык белән,
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
Төшенкелек, чир фәләннәр,
Сезгә юлны белмәсен!

Энең Илсур гаиләсе.

Интересное
Фәнис Җиһанша

29.04.2022

Элвин Грей
Гөлназ Шәйхи

01.06.2022