🎼 Музыка прежде всего должна быть любима; должна идти от сердца и быть обращена к сердцу ❤
Сергей Рахманинов
25.03.2022 Танылган татар композиторы, язучы, Татарстанның атказанган сәгать эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты Мәсгудә ханым Шәмсетдинованың “Бишек җырларында галәм аһәңе” дип аталган иҗат кисәсендә! Бишек җырлары халкыбызның кыйммәтле җәүһәрләре! Алар безнең сабыйларыбызны иркәләп йоклаталар, назлыйлар һәм саклыйлар…ә сез шул көйләрне барлап, саклап, югары сыйфатлы эшкәртүләрдә тамашачыларга, яшь буынга тәкъдим итәсез! Рәхмәт, Мәсгудә апа!
Танылган татар композиторы, язучы, Татарстанның атказанган сәгать эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты Мәсгудә ханым Шәмсетдинованың “Бишек җырларында галәм аһәңе” дип аталган иҗат кисәсендә!
Бишек җырлары халкыбызның кыйммәтле җәүһәрләре! Алар безнең сабыйларыбызны иркәләп йоклаталар, назлыйлар һәм саклыйлар…ә сез шул көйләрне барлап, саклап, югары сыйфатлы эшкәртүләрдә тамашачыларга, яшь буынга тәкъдим итәсез! Рәхмәт, Мәсгудә апа!
25.03.2022 Мин һәм телесуфлёр📽 Ике тапшыру суфлёр ярдәмендә языла. Беренче карашка текстны карап уку җиңел кебек тоелса да, чынлыкта алай түгел… Темага туры килгән атмосфераны тудыру, тиешле интонация белән уку, ритмны югалтмау, логик басымнарны дөрес кую, ишарәләр… Боларның барысын да контрольдә тотарга кирәк! Ә бәлки кирәкмидер дә…😂 Текстны кәгазьдән һәм суфлёрдан уку – икесе ике нәрсә. Сценарий катлаулы кушма җөмләләрдән дә торса әле…😇 Тырышам, өйрәнәм🧡
Мин һәм телесуфлёр📽 Ике тапшыру суфлёр ярдәмендә языла. Беренче карашка текстны карап уку җиңел кебек тоелса да, чынлыкта алай түгел… Темага туры килгән атмосфераны тудыру, тиешле интонация белән уку, ритмны югалтмау, логик басымнарны дөрес кую, ишарәләр… Боларның барысын да контрольдә тотарга кирәк! Ә бәлки кирәкмидер дә…😂 Текстны кәгазьдән һәм суфлёрдан уку – икесе ике нәрсә. Сценарий катлаулы кушма җөмләләрдән дә торса әле…😇 Тырышам, өйрәнәм🧡
19.12.2022