Эльвира Әхмәтова
10.09.2022

ФОРТЕПИАНО

Фортепиано төймәләре,
Ак һәм кара.
Чиратлашып бер –бер артлы,
Алар бара.
Тормышның да мизгелләре,
Төрле була.
Бусагада сагыш яки
Бәхет тора.

Ак төймәләр караларсыз,
Моңсыз уйный.
Язмыш – диңгез, сынауларсыз,
Кичеп булмый.
Аклы-кара эзләр буйлап,
Җаннар атлый.
Мәхәббәт кабызган утны,
Йөрәк саклый.

Фортепиано төймәләре,
Ак һәм кара.
Уйный -уйный күңелләрне,
Моңга сала.
Сиздермичә көн артыннан,
Көннәр ага.
Аклары -күп, караларын,
Якын алма.

Эльвира Әхмәтова

Интересное
Иркә
Римма Никитина

13.10.2022

Илназ Сафиуллин

09.12.2022