Гөлдания Хәйруллина
26.09.2022

Бер мероприятиеда художник-каллиграф Нәҗип Нәккаш белән очраштык. Якыннан таныш булмасак та, күп еллар элек безнең концертларыбызны алып барган Филология фәннәре докторы Фәрит Бәшир туган көнемә Тукай премиясе лауреаты, художник-каллиграф Нәҗип Нәккашка “Тугра” ясатып бүләк иткән иде. Хәзер дә бик кадерләп саклыйм үзен.
Фәритнең урыны оҗмахта булсын!!!🙏 Бик шәп, интеллигент алып баручы иде.
Менә шул бүләк аша Нәҗип Наккаш миңа күптән белгән танышым кебек тоела.
Якыннан танышуыбызга бик шатмын.
Тугра – шәхси билге. Тугралар төрек солтаннарыннан тарала башлый. Алар аны купшы композиция итеп ясаганнар. Бу ул вакытта ук гади генә тамга булмый, анда Коръән аятьләре, төрле гыйбарәләр дә языла. Ул бөтен кешедә түгел, ә аеруча бай, зур шәхесләрдә генә булган.

Интересное
Хәния Фәрхи
Мөршидә Кыямова
Лилия муллагалиева