Фаил Гыймадов
18.10.2022

Бүген “ТАТАР МӘЙДАНЫ”нда кунакта татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев һәм Фәннәр академиясе Археология институтының директор урынбасары, танылган археолог, тарихчы Фаяз Хуҗин булачак. “Җыен” нәшриятенең “Сөембикә” китабы турында сөйләшәбез.

Интересное
Зәйнәп
Алсу Җиһангирова
Ләйсән Рәхимова

22.03.2022

Бүген Ләйсән Рәхимованың туган көне. Котлыйбыз!
Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы 1977 ел­ның 22 мар­тын­да Ка­зан­ шәһәрендә туа. 1999 ел­да Ка­зан мә­дә­ни­ят һәм сән­гать университетын тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый, диелә Камал театры сайтында. Ул сөй­кем­ле, сә­ләт­ле, җырлау осталыгы булган ар­тист­ка. Сәхнәдә тор­мыш­чан, эмо­ци­о­наль.

Роль­лә­ре: Хәния – «Йөрәк маем», Гөл­ге­нә — «Шә­җә­рә», Нур­сия — «Эз­лә­дем, бәгъ­рем, си­не», Җәмилә – «Җанкисәккәем», Вера – «Илгизәр+Вера» (Т.Миң­нул­лин); За­һи­рә — «Зәң­гәр шәл», Саҗидә – «Казан сөлгесе» (К.Тин­чу­рин); Ания — «Мин төш күр­дем» (З.Хә­ким); Асия — «Ка­зан егет­лә­ре» (М.Гый­лә­җев); Зәйтүнә – «Яра» (А. Гый­лә­җев, М. Гый­лә­җев); Тә­гә­рә — «Ка­ра чик­мән» (Г.Ху­га­ев), Зәңгәр сыер – «Тимер борчак» Р.Бухараев; Гөләндәм – «Талак, талак!..» (Х.Вахит); Ирина – «Өч сеңел» (А.Чехов); Фәрхинур – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Алсу – «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков) һ.б.