Раил Гатауллин
21.12.2022

Бүген тагын бер бик җаваплы көнем уңышлы гына үтте. Рәсми чыгышларны, шул исәптән республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевичның чыгышын татарчадан русчага, русчадан татарчага синхрон тәрҗемә итеп тордым.

Яратам синхрон тәрҗемә эшен. Чыгыш ясаучы белән бер дулкында буласың, аның интонациясен, рухын тоясың, бераз вакыттан инде нинди фикер әйтәячәген тоемлый башлыйсың һәм аның белән бергә чыгыш ясый башлаган күк буласың.

Интересное
Альбина Кармышева
Айдар Фәйзрахманов

06.04.2022

Әсхәт