🎶•Җыр – кешенең юлдашы•🎶
04.05.2024 Сегодня принял участие в посадке деревьев в рамках акции «Сад памяти» Международная акция «Сад памяти» проходит в России в преддверие Дня Победы вот уже четвертый год. За это время в регионах страны заложено несколько миллионов садов и аллей.
Международная акция «Сад памяти» проходит в России в преддверие Дня Победы вот уже четвертый год. За это время в регионах страны заложено несколько миллионов садов и аллей.
19.11.2023
10.06.2022 Язны бүләк итәм әле сиңа. Ачылырга торган бөреләр Кояш нуры төшмәс бер мәлдә дә Яз hавасын ныграк бөркерләр. Үзәннәрнең иркен бүләк итәм. Иләс~миләс искән җилләрне. Зифа таллар кочып сыендырган, Тургай сузган талгын көйләрне. Шаян тамчыларның түбәләрдән Бер~бер артлы сикереп биюен, Боздан арынуга сөенеп туймас Елгаларның шарлап көлүен. Ләйсән яңгырларны бүләк итәм, Гөрләвекләр юган тауларны, Кар сулары озаткан инеш буен.. Беләм ~ яратасың аларны. Бүләк итәм камыш сызгырганын, Киң болынны, авылым таңнарын, Көтүченең дәртле җырлауларын, Чыбыркының горур яңгыравын… Язны бүләк итәм әле сиңа…
Язны бүләк итәм әле сиңа. Ачылырга торган бөреләр Кояш нуры төшмәс бер мәлдә дә Яз hавасын ныграк бөркерләр.
Үзәннәрнең иркен бүләк итәм. Иләс~миләс искән җилләрне. Зифа таллар кочып сыендырган, Тургай сузган талгын көйләрне.
Шаян тамчыларның түбәләрдән Бер~бер артлы сикереп биюен, Боздан арынуга сөенеп туймас Елгаларның шарлап көлүен.
Ләйсән яңгырларны бүләк итәм, Гөрләвекләр юган тауларны, Кар сулары озаткан инеш буен.. Беләм ~ яратасың аларны.
Бүләк итәм камыш сызгырганын, Киң болынны, авылым таңнарын, Көтүченең дәртле җырлауларын, Чыбыркының горур яңгыравын…
Язны бүләк итәм әле сиңа…