175нче гимназиядә фаҗигале вакыйгаларга багышланган Коръән ашы үткәрелде.
Бүген биредә булган фаҗигага бер ел булды. “Гаилә” мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин балалар белән берлектә Коръән сүрәләрен рухларга багышлап дога кылдылар. Коръән ашында Совет районы башлыгы Фәрхутдинов Роман Рамиз улы, ТР премьер-министры урынбасары Фазлеева Лейла Ринат кызы, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әсәдуллина Алсу Мөнип кызы да һәм башкалар булды.
Аллаһы Тәгалә яткан җирләрен якты, нурлы итеп җәннәт бакчаларыннан кылсын.