Ләбиб Лерон
19.06.2023
Пәйгамбәр (Ән-Нәби) мәчетендә

Ялыктым төче көннәрдән,
Арытты әче төннәр…
Мин янә Нурлы Калада –
Ән-Нәби мәчетендә.

Әгәр күз-колак булмасаң,
Дөньяңны әчетерләр…
Җанымны пакъламак булам
Пәйгамбәр мәчетендә.

Биредә – ап-ак көннәр гел,
Биредә – яшел төннәр…
Догалар кылган мәлемдер
Раббыбыз мәчетендә.

Яңгырый азан тавышы,
Агыла дога моңы…
Орына Якты Җылылык…
Кагыла… Тоям моны…

Ләбиб Лерон

Мәдинә. 18 июнь, 2023 ел

Интересное
Айдар Шәйхин
Илгиз Закиров

16.06.2022

Марсель Вәгыйзов