Буген өйдә, ял итәм тик куңел барыбер тынгысыз, борчулы…
Куңелдә булган борчуларны шушы шигъри юллар белән җиткерәм.
Менә шулай язып куйдым буген:
Җиргә килгән кабат матур язлар
Шау чәчәккә төрер дөньяны,
Кошлар оя корыр бала очыртырлар
Кояш нуры җылытыр хәр җанны!
Иркен җихан купме анда хава
Хәрбер җанга иркен суларлык
Тик кешегә ни дә булса җитми
Сәбәп таба буып егарлык.
Кошлар канат кагып очар куктә
Сөенешеп аткан хәр таңга,
Кеше очар канатларын узе кисә
Карап тормый аткан таңнарга.
Кояш чыга иркен дөньяларга
Килеп җитә якты нурлары
Өметен югалтып кемдер ялгыз елый
Мәңгелеккә өзелгән уйлары…
Җиргә кабат ямьле язлар килә
Мин дә көтәм шау чәчәкле иртә
Өметләрне юк-бушлыкка илтмә
Хәерлегә илтсен хәр иртә! (Зәйнәб Фәрхетдинова)