Тинчурин театры
25.03.2022

27 март – Халыкара театр көнендә Кәрим Тинчурин театрында Гаилә бәйрәме уза. Бу көнне әти-әниләр балалары белән “Асылкош” спектаклен карый ала. Бу тамаша балаларга да, олыларга да кызыклы.

Театр көне уңаеннан Тинчуриннар әти-әниләргә зур акция да оештыра. “Асылкош” спектакленә бер билет алган очракта икенче билет бүләк итеп бирелә. Моның өчен театр кассасына (Горький урамы, 13) килергә кирәк.

Гаилә бәйрәменә кунак булып биюче Шамил Галиев та киләчәк. Ул фойеда спектакль алдыннан балаларга фокуслар күрсәтәчәк, төрле биюләр башкарачак. Моннан тыш театр артистлары Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова чыгыш ясаячак.

Тинчурин театрындагы Гаилә бәйрәмендә дизайнер Наҗия Галимова студиясендә мастер-классларда да катнашып булачак. Шулай ук театр музеенда экскурсия оештырыла.

Интересное
Мөнир Рахмаев
Фәгыйлә Шакирова
Лилия Гыйматдинова