Ринат Галиәхмәтов
26.03.2022

“Ничек мине милиция хезмәткәрләре “буханкага” утыртып алып киттеләр!”. 👮🏻‍♂
.
2005 декабрь миңа 19 яшь, “Билайн”да консультант булып эшлим. Яңа ел корпоротивлары башланды, мин эштән соң ашамаган, арган килеш киттем бәйрәм итәргә. Утырдык без значит, ашадык, “эчтек” матур итеп, биедек, ГубЩим кыш бабайны МоЩнА каршыладык! Язырга онытканмын үзәктә кинотеатр “Җәлил”дә утырдык. 🏡

Бәйрәм бетергә якынлаша башлый, мин автопилотны кабызып өйгә юл тоттым. Тукталышка килеп житкәч Увазик килеп туктыйда “О безнең клиент!?” дип мине машинага утырталар. Мин “арганлыктан” әкрен генә сөйләшәм. 😏 “Ну давай рассказывай!” былар русча сөйләшәләр. 👮🏻‍♂ Милиция:
– Почему в таком состоянии!?
– Где документы!?
– Сколько лет!?
– Телефон есть, давай проверим!?
– Работаешь??
– Учишься!?
– Почему так поздно!?
– Колющие, режущие!?
– Где живешь!?
– Сейчас с нами в отдел поедешь!

Мин все сразу картайдым, чәчләр агара башлады. Иң беренче уй “Әтием белән Әнием” нәрсә әйтер. Малайлары юридическийда ә аны әле милиция алып китткән. 🥺😬😩
.
Мин барысында ничек бар сөйли башладым: – Эштән соң ардырып киткән.
– Таксига акча юк, шуңа җәяү генә кайтып барам.
– Укыйм юридическийда.
– Эшлим “Билайнда” консультант булып.
– Телефон бар.
– Корпоротивта идем, бәйрәм иттек
– Сююмбике урамында.
– Колющие, режущие и денег тоже нет.
.👮🏻‍♂ Милиция:
– Какие выгодные тарифы есть!?
Мин:
– Менә шундый тариф, бер симка аласыз 145 сумга, икенче симка бүләккә. Консультация кирәк булса шалтыратыгыз булышам.
Милиция:
– Все поехали в отдел.

Минем кәефем төште, барабыз, барабыз, тәрәзәләр боз белән каткан. Бер заман туктадык та “Әйдә чык, бүтән алай йөрмә!” Мин машинадан чыктым, карасам мин өй янында! Әйе, милиция мине өйгә алып килделәр! Мин моны бик сирәк сөйли идем, чөнки кеше ышанмый! Әтием дә ” Синең акчаңны алганнардыр әле! – диде. ☺
.
Татар егетләре иде алар, рәхмәт сезгә, бәлки бу постны укып мине танырсыз! Чын милиционерлар! ♥ Сезнең дә кызык очраклар булса языгыз, минем кебек “корпоротив” та йөрмәгез! 👮🏻‍♂️🙇🏼‍♂️ Фото нәкъ шул көнне 14 ел элек төшкән!

Интересное

30.04.2022

Илгиз Зәйниев

24.04.2022

Татарстан китап нәшрияты

06.06.2022

Мәскәүдә 3-6 июнь көннәрендә «Кызыл мәйдан» китап фестивале узды, анда Татарстан китап нәшрияты да катнашты. Фестивальнең беренче көненең төп вакыйгасы – «Елның иң яхшы китаплары 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы иде. Бүләкләү тантанасы ГУМның демонстрацияләр залында узды. Конкурска 120 дән артык нәшрияттан 520 дән артык басма тәкъдим ителгән. Эксперт советлары 2021 елда чыккан басмаларны 12 тематик номинациядә бәяләде. Бу – безнең илдә беренче нәшрият конкурсы. Анда катнашу Россиянең барлык танылган нәшриятлары өчен дәрәҗә санала. «Россия төбәкләренә багышланган Иң яхшы басмалар “номинациясендә” – «Урта гасырларда татарлар ничек яшәгән: көнкүреш тарихы» китабы (төзүчеләр Марат Гыйбатдинов һәм Ләлә Мортазина) дипломант булды.

Шулай ук Кызыл мәйданда “Иң яхшы региональ басма”конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды. Россия китап басучылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга җиңүчеләр дипломнарын тапшырды. Әлеге конкурста Венера Якупованың «24 рецепта успеха» китабы һәм Фирдәүс Ваһапованың «Становление искусства татарской рукописной и печатной книги XVII – начала XX в.» дигән китап-альбомы җиңү яулады.