Раил Гатауллин
25.02.2024

Бүген – язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә апа Шамил кызы Шәйдуллина-Муратның туган көне!!! 💐

Равилә апа!
#ТәмлеМарафон проектында катнашучы барлык аш-су осталары исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән Туган көнегез – 75 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм!
Сезгә хөрмәтем зур! Сез эшмәкәр дә, Сез әни дә, Сез аш-су остасы да, Сез язучы да!
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эштә һәм иҗатта уңышлар һәм башка бик күп, бик күп яхшы теләкләр телибез!

Интересное
Радик Сабиров
Тәртип

31.03.2022

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан ТӘРТИП радиосы һәм “Рухи моң” иҗат берләшмәсе Татарстан Диния Нәзарәте белән берлектә “ТАТАР АЗАНЫ – 2022” бәйгесе уздыра. Шул уңайдан Татмедиада бүген матбугат очрашуы булып узды.

Бәйге Рамазан аеның беренче көнендә башланып китәчәк. Конкурска бәйле бөтен мәгълүмат azan.tatar сайтында.

Азан әйтүчеләргә бәяне компетентлы жюри әгъзалары бирәчәк. Җиңүчеләр Мәхәллә һәм Республиканың иң оста азан әйтүчесе исеменә ия булачак, ә азанның иң матур үрнәге ТӘРТИП радиосы киңлекләрендә яңгыраячак!

Ди-джей Радик