Гөлүсә Шаһбан
28.03.2022

Ир-ат колагына бер сүз!
Яратасың икән ярат, соклан,
Хисләрең ташысын, түгелсен…
Тик онытма, гүзәл затка гашыйк
Бары тик син генә түгелсең!
Газапланмый ярат, ул чәчкәне
Түшләреңә кадый алмасаң!
Аңла: сөю сөю була алмыйдыр ул,
Сагыш утларында янмасаң!
Җиңелсәң дә, мин җиңелдем, димә,
Каршы атла тормыш җилләренә!
Газап сөю генә берни түгел
Ир-атларның көчле иңнәренә!
Авыр сүзләр җанга дәва түгел,
Җанга дәва – вакыт агышы.
Җырларына күчте йөрәгеңнең
Мәңге үтмәс сөю сагышы!
Яратасың икән ярат, соклан,
Иңнәремә генә сарылма!
Йөрәктәге иң саф хисләргә син
Ялган сүзләр белән кагылма!
Югалгансың икән югал бөтенләйгә,
Беркайчан да башка табылма!(Г.Шахбан)

Интересное
Гөлназ Миньязова
Асылъяр
Гөлүсә Шаһбан

31.07.2022

#күзәтүләрдәнчыгып
18 яшьтән 30 яшкә кадәр чибәрлек бар акыл юк …җүләр чак…офыкта ал томан.. Тормышлар гел шулай бал да майдыр сыман😂
30 яшьтән 40 яшькә кадәр чибрлек тә бар акыл да бар..иң рәхәт чор..акылны да матурлыкны да тиешенчә файдалана белсәң старость обеспечен 😂😂😂
40 яшьтән 50 яшькә кадәр акыл бар, лкин әллә ни кирәге юк, чибәрлек бар әллә ни кирәге юк..донья иркен донья киң чөнки зирәклек җитәрлек..
50 яшьтән 60 яшькә хәтле ничек анда хәлләр?!!!