Зәйнәб Фәрхетдинова
28.03.2022

Хәерле көн!

Архивтан 2020 елның җәендә төшкән фотоны тапкач, менә шушы юлларны язасым килде, укып карагыз әле✅
Караш
Куңелдә наз тоям,
Елмаеп бер караш атсаң да
Кумеләм чәчәкле болынга,
Кочаклап иңемнән алсаң да.
Карасаң куземә өздереп
Сузләре кирәкми, аңлатма…
Бер караш уткәрә йөрәккә
Сөйгәнең йөрәген аңларга.
Кырларда җылы җил җиткерә
Кояшның ягымлы карашын,
Болытлар тарала җилләрдә
Назласа җилләрнең канаты.
Суыкмы, болытмы барыбер
Теләкләр бер булса, уйлар да,
Син ышан узеңне тыңларга
Утәрсең боз яуган юлларда.
Яратып яшәргә яралган
Таш яуса да тушәр ястыкка,
Ялганыр йөрәкнең җепләре
Чигелеп челтәрле йөрәктә.
Очыртыр тузанын, болытын
Сөяргә омтылган карашың.
Авырлык сизелмәс җилкәдә,
Мәхәббәт көч бирер җиңәргә!
(Авторы Зәйнәб Фәрхетдинова)
28.03.2022 ел
Интересное
Эльмир Низамов

08.05.2022

Җәүдәт Гыйльманов

17.11.2023

Рамил Шарапов