Азат абый белән очрашудан соң. Дөресрәге, кунакка килергә ярата ул безгә шулай. Сирәк керә только😉
30.05.2022
23.06.2022 Нишләп шулай тиз үтә соң бу сагындырып килгән җәй?! Әллә никадәр планнар бар иде. Ләкин, кояш нурларында кызынып, бер кайда да ашыкмыйча, ял итеп кенә йөрисе килә. Эштә дә, кунакка кергән кебек кенә хис итәм үземне. Өстәлемдә өелеп торган папкалар гына чынбарлыкка кайтара. Заманалар шомлы, анысы. Унбер яшьлек улым да, әни, сугыш булыр микән, дип сорап куя вакыт-вакыт. Интернетта күрә дә, шикләнә, булса кирәк, борчыла. Улым, кеше сугыштан гына үлми, һәр көннең кадерен белеп, үз эшеңне дәвам ит син, дип “тынычландырам”, үземчә😅. Үзем дә шул мантыйктан чыгып яшим. Матур бит җәйләр. Калганы да җайланыр әле.
Нишләп шулай тиз үтә соң бу сагындырып килгән җәй?! Әллә никадәр планнар бар иде. Ләкин, кояш нурларында кызынып, бер кайда да ашыкмыйча, ял итеп кенә йөрисе килә. Эштә дә, кунакка кергән кебек кенә хис итәм үземне. Өстәлемдә өелеп торган папкалар гына чынбарлыкка кайтара. Заманалар шомлы, анысы. Унбер яшьлек улым да, әни, сугыш булыр микән, дип сорап куя вакыт-вакыт. Интернетта күрә дә, шикләнә, булса кирәк, борчыла. Улым, кеше сугыштан гына үлми, һәр көннең кадерен белеп, үз эшеңне дәвам ит син, дип “тынычландырам”, үземчә😅. Үзем дә шул мантыйктан чыгып яшим. Матур бит җәйләр. Калганы да җайланыр әле.
25.03.2022 Мин һәм телесуфлёр📽 Ике тапшыру суфлёр ярдәмендә языла. Беренче карашка текстны карап уку җиңел кебек тоелса да, чынлыкта алай түгел… Темага туры килгән атмосфераны тудыру, тиешле интонация белән уку, ритмны югалтмау, логик басымнарны дөрес кую, ишарәләр… Боларның барысын да контрольдә тотарга кирәк! Ә бәлки кирәкмидер дә…😂 Текстны кәгазьдән һәм суфлёрдан уку – икесе ике нәрсә. Сценарий катлаулы кушма җөмләләрдән дә торса әле…😇 Тырышам, өйрәнәм🧡
Мин һәм телесуфлёр📽 Ике тапшыру суфлёр ярдәмендә языла. Беренче карашка текстны карап уку җиңел кебек тоелса да, чынлыкта алай түгел… Темага туры килгән атмосфераны тудыру, тиешле интонация белән уку, ритмны югалтмау, логик басымнарны дөрес кую, ишарәләр… Боларның барысын да контрольдә тотарга кирәк! Ә бәлки кирәкмидер дә…😂 Текстны кәгазьдән һәм суфлёрдан уку – икесе ике нәрсә. Сценарий катлаулы кушма җөмләләрдән дә торса әле…😇 Тырышам, өйрәнәм🧡