Гөлназ Миньязова
29.03.2022

Рәхмәт Синле елларга…

Мин китәргә теләмим синнән
Күзәнәкләргә телсәң дә йөрәкне.
Син барлыкны тоеп яшимен
Өметләнәм, кем белсен киләчәкне.

Үткәннәр белән янам хаман
Булып узса да мең төрле вакыйга.
Алдагын никтер күзалламыйм
Шундый рәхәт яшәү СИНЛЕ тормышта.

Рәхәт синнән хәбәр алуы
Булса да эчтәлеге төрле-төрле.
Бүгенге эшләрем түгел һич
Хатирәләр бары бизи гомремне.

Һәм бу шулай булып калыр да
Барсак та без төрле сукмактан алга.
Инде онытыштык дигәндә
Балалар очраштырыр шул, бер юлда.

Онытырга тырыштым кат – кат
Йөрәгем ишеген ачтым башкага…
Сиңа булган хисем көчлерәк…
Рәхмәт синең белән узган елларга.

—–
Менә беренче шигыре шушы. Әле тагын бар. Алга таба таныштырырмын.

2004 ел, июнь
Бу фото минем өчен бик кадерле, 3 атналык көмәнем бар . Яңа гына әни булачагымны белгәч төшкән фото.
8 ай 1 атнадан Сәет туды❤❤

Интересное
Алсу Нәбиева
Раушания Миңнуллина
Гөлнур Сафиуллина