31.03.2022
Нәрсә соң ул сөю?
Сөю бит ул ике башны бер мендәргә салып,
Ике йөрәк бергә тибеп, бер тын калып,
Икәү үткән мизгелләрне искә алып,
Һаман икәү мәхәббәттә янып-көю.
Нәрсә соң ул сөю?
Сөю бит ул икәү бергә иңне-иңгә куеп,
Авыр чакта шул иңнәрнең көчен тоеп,
Мәхәббәтнең җимешләрен бергә җыеп,
Һаман икәү мәхәббәттә янып-көю.
Нәрсә соң ул сөю?
Сөю бит ул икәүләшеп бер касәдән чәйләр эчеп,
Тормыш дигән диңгезләрне бергә кичеп,
Дөньяларда бер-береңнең кирәклеген сизеп,
Һаман да шул мәхәббәттә янып-көю.(Г.Шахбан)