Ренат Галиәскәр
05.04.2022

Далалардан җилләр ирештерде:
Олы имән тагын чыланган…
Онытылган кебек буламын да,
Кабат үтәм үткән еллардан…
~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~
Далаларда җилләр утлап йөри.
Далаларга чыктым мин таңда.
Борылырсың сыман юлларыңнан,
Биштәреңне аскан булсаң да.
~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~
Далаларның җиле сиңа охшаш.
Салмак кына агып искәли.
Күрешергә кабат тырышамын…
Исмә генә берүк үтәли.
~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~
Далалардан эзлим сагынганда…
Күңелдә дә бүген ~ зар гына.
Буш кул белән… Тәмәкем бар бераз,
Карлыккан җил, әйдә, каршыла.

Интересное
Раил Шәмсетдинов
Тинчурин театры
Руслан Шәрәфетдинов