Мәдинә Гайнуллина
05.04.2022

Беркөнне тычкан фермерның капкын куйганын белеп алган.Бу хакта ул сыерга,сарыкка һәм тавыкка сөйләгән. Барысы да тычканнан: “Капкын -ул синең проблемаң,безнеке түгел!”-дигәннәр.
Бераз вакыттан соң капкынга елан эләккән,фермерның хатынының аягын чаккан.
Аның хәлен белергә барганда, фермер тавыкны суеп шулпа пешереп илткән.Авыруның хәлен белергә килүчеләрне ашатыр өчен сарыгын суйган.Хатыны үлгәч,ашларын уздырырга сыерын суйган.Ә тычкан беркемгә дә бернинди катнашы булмаган нәрсәләр турында уйлап, тишектән күзәтеп яткан.
Мораль:
Берәр нәрсә сезгә турыдан туры кагылмаса да, читләп узар димәгез.Аллаһ:”Сакланганны саклармын!”-дигән.Үзегезне саклагыз.Көннәрегез хәерле булсын!!!

Интересное
Раил

12.01.2024

Нур Алиев
Фәйрүзә Мәҗитова