Посмотри и прослезись 😀🤟🏼
12.05.2022 Саба районы Икшермә авылында бәйрәмдә булдык. Бик күп популяр җырлар авторы Айдар Тимербаевка бу бәйрәмгә чакырган өчен зур рәхмәт!!! Элеккеге вакытларны да искә төшереп алдык. Иң беренче концертларымны без Саба районыннан башлаган идек. 3 көнгә дип чыккан идек, ай ярым, көненә 2шәр, 3әр концерт куеп йөреп кайткан идек. Тагын кабатлыйсы килеп китте бит әле. Әллә..😉 Бәйрәм бик яхшы,күңелле узды, мәртәбәле кунаклар да бик күп килгәннәр иде. Гөлүсә һәм Закир Шахбан белән очрашу да күңелле булды. Илләребез тыныч булып, бәхетле гомер кичерергә язсын, барчабызга да!
Саба районы Икшермә авылында бәйрәмдә булдык. Бик күп популяр җырлар авторы Айдар Тимербаевка бу бәйрәмгә чакырган өчен зур рәхмәт!!! Элеккеге вакытларны да искә төшереп алдык. Иң беренче концертларымны без Саба районыннан башлаган идек. 3 көнгә дип чыккан идек, ай ярым, көненә 2шәр, 3әр концерт куеп йөреп кайткан идек. Тагын кабатлыйсы килеп китте бит әле. Әллә..😉 Бәйрәм бик яхшы,күңелле узды, мәртәбәле кунаклар да бик күп килгәннәр иде. Гөлүсә һәм Закир Шахбан белән очрашу да күңелле булды. Илләребез тыныч булып, бәхетле гомер кичерергә язсын, барчабызга да!
04.10.2022 Өлкәннәр иҗатына багышланган “Нам года не беда” дип аталган бишенче шәһәр фестивале узды. Яшь баруга бирешмичә иҗат итеп яшәүче төрле яшьтәге үзешчән артистлар бик күп булып җыелганнар иде. Аерым (соло)җырлаучылар,вокаль ансамбльләр, бию коллективлары, нәфис сүз барысы да да булды. Сәламәт булып иҗат итеп яшәргә язсын әле киләчәктә дә!!!
Өлкәннәр иҗатына багышланган “Нам года не беда” дип аталган бишенче шәһәр фестивале узды. Яшь баруга бирешмичә иҗат итеп яшәүче төрле яшьтәге үзешчән артистлар бик күп булып җыелганнар иде. Аерым (соло)җырлаучылар,вокаль ансамбльләр, бию коллективлары, нәфис сүз барысы да да булды. Сәламәт булып иҗат итеп яшәргә язсын әле киләчәктә дә!!!
21.05.2022 Бүген Фәрит Бикчәнтәевкә 60 яшь тулды. Котлыйбыз!
Бүген Фәрит Бикчәнтәевкә 60 яшь тулды. Котлыйбыз!