Алия Исрафилова
23.06.2022

Нишләп шулай тиз үтә соң бу сагындырып килгән җәй?! Әллә никадәр планнар бар иде. Ләкин, кояш нурларында кызынып, бер кайда да ашыкмыйча, ял итеп кенә йөрисе килә.
Эштә дә, кунакка кергән кебек кенә хис итәм үземне. Өстәлемдә өелеп торган папкалар гына чынбарлыкка кайтара. Заманалар шомлы, анысы. Унбер яшьлек улым да, әни, сугыш булыр микән, дип сорап куя вакыт-вакыт. Интернетта күрә дә, шикләнә, булса кирәк, борчыла. Улым, кеше сугыштан гына үлми, һәр көннең кадерен белеп, үз эшеңне дәвам ит син, дип “тынычландырам”, үземчә😅. Үзем дә шул мантыйктан чыгып яшим. Матур бит җәйләр. Калганы да җайланыр әле.

Интересное
Ләйлә Дәүләтова
Илгиз Закиров

29.04.2022

Ләйсән Гыймаева

15.04.2022