15.03.2022

Март ахырында Дилә Нигъмәтуллинаның “Сорама” җырына төшерелгән клип премьерасы көтелә. Авторлары – Таһир Әсәдуллин һәм Гөлфия Шакирова. Клипны “Барс Медиа” компаниясе “Хәзинә” галереясенда төшергән. “Һәр клибыма бик җитди карыйм, алар мини-фильм кебек. Бу юлы тәүге тапкыр аны әзерләүдә бер катнашым да булмады, килдем дә төштем генә. Уйлавымча, ул беркемне дә битараф калдырмас – ошатучылар да, ошатмаучылар да булачак. Символларга корылган, мәгънәне ишарәләр белән җиткерергә тырыштым”, – диде Дилә “Стена.Татар”га.

Интересное
Айгуль Мирзаянова
Җиденче
Егермеике