21.10.2022
Соңгы арада төшкән фотоларның берсе. Елмаям.
02.09.2022
Җәйнең соңгы көнендә ТӘРТИП РАДИОСЫ белән Каюм Насыйри эзләре буйлап Яшел Үзән районына сәфәр кылдык. Олуг шәхесебезнең туган авылы Кече Шырданда, Олы Ачасырда аның исемен йөрткән музей комплексында булдык. Шулай ук республикабызның уникаль этнографик музее – “Татар авылы”на кереп чыгарга да җай чыкты.
22.07.2022
Нуриханның видеоролик өчен беренче төшүе түгел. Ләкин безнең өчен узган атнада Кырлайда узган съемкалар аеруча кадерле. Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов белән бергә бер площадкада уйна әле син! ТӘРТИП РАДИОСЫ өчен төшерелгән бу роликны ярты көн төшердек дисәк тә була! Көн яңгырлы була дип фаразланса да, безнең бәхеткә һава торышы бик матур торды! Планлаштырганнан да артыгын төшердек ул көнне😃 Нәтиҗәсен күрәсегез киләме?)
13.04.2022