Юрьев мәгарәсен 1953 елда ачалар. Тарих күзлегеннән караганда – яңа гына!
Беренче тапкыр төшкәндә нибары 20 метр керә алалар. (Чагыштыру өчен: хәзер – 1005 метр)
Галимнәр әйтүенчә, ул 10 мең еллар элек барлыкка килгән.
Мәгарәнең авызы бик тар- эчкә бары тик дүртаяклап үрмәләп кенә кереп була. Куркуыңны җиңеп, шул берничә метрны узсаң, эчтә инде басып торырлык урын бар.
Түшәменең матурлыгына игьтибар итегез әле!
Иң рәхәт мизгел- мәгарәдән урамга, көн яктылыгына килеп чыккан мизгел.