Илсур Мортаза

01.10.2022

Илсур Мортаза
Илсур Мортаза

15.06.2022

Эшләү, ярдәм итү куркыныч түгел, ярдәм итәр кешең булмау куркыныч.

Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү һәрвакыт сөенечле. Бөбъязга барып бәрәңге утыртышып кайтканны хәтерисез бит инде? Тишелгәннәр малай, Фидарис абый белән Гөлфирә апаларга мунча керергә кайткач бәрәңге өзелмәячәк инде өстәлдән. Үз өлешеңне керүгә сөенеп ашыйсы булыр инде. Хәер, ашаганчы эшкәртергә дә, аннан алганда да булышмыйча булмас. Башлаган эшне ярты юлда калдырып булмый бит инде! Эшкәртербез дә, алырбыз да – без бит авыл балалары, эшнең рәтен беләбез… Эшләү, ярдәм итү куркыныч түгел, ярдәм итәр кешең булмау куркыныч. Аларга озын гомер телик әле, өстәсенә сентябрьдә Гөлфирә апаның юбилеена кайтырбыз дип планлаштырып торабыз Аллаһе бирса! Әлегә 18 ендә Дөбъяз Сабан туенда рәхәтләнеп күңел ачыгыз, үзем була алмасам да күңлем сезнең белән булачак! Чөнки Мәүлидә анда, ә мин Минзәләдә.

Илсур МОТАЗА,
Татарстанның атказанган артисты.

Илсур Мортаза