Татар иҗади интеллигенциясе ифтары. Журналистлар, артистлар, мәдәният хезмәткәрләре – җәмгысе 100 гә якын кеше. Р.Ваһапов фонды җыйды.
Менә шулай, ифтарлар да хәзер алып баручы һәм кечкенә генә булса да мәдәни программа белән уза.
Юри генә берәр хәләл кафе -ресторанга шалтыратып, “Ифтар уздыру өчен буш көннәр бармы?”- дип сорагыз әле. Рамазан башланып бер атна үтүгә бөтен көннәр алынып куелган иде инде.
Ифтар фест дәвам итә. Ифтарлар белән мавыгып, кадер киченнән коры калмыйк тагын!