Язны бүләк итәм әле сиңа.
Ачылырга торган бөреләр
Кояш нуры төшмәс бер мәлдә дә
Яз hавасын ныграк бөркерләр.
Үзәннәрнең иркен бүләк итәм.
Иләс~миләс искән җилләрне.
Зифа таллар кочып сыендырган,
Тургай сузган талгын көйләрне.
Шаян тамчыларның түбәләрдән
Бер~бер артлы сикереп биюен,
Боздан арынуга сөенеп туймас
Елгаларның шарлап көлүен.
Ләйсән яңгырларны бүләк итәм,
Гөрләвекләр юган тауларны,
Кар сулары озаткан инеш буен..
Беләм ~ яратасың аларны.
Бүләк итәм камыш сызгырганын,
Киң болынны, авылым таңнарын,
Көтүченең дәртле җырлауларын,
Чыбыркының горур яңгыравын…
Язны бүләк итәм әле сиңа…