Мәрьәм Арсланова
stena.tatar
stena.tatar

04.04.2022

Казанда Чувашиянең татар авылында мәктәпне торгызу максатыннан хәйрия концерты әзерләнә

Изге Рамазан аенда Казанда Чувашия республикасының Батыр районында урнашкан Кызыл Чишмә татар авылы мәктәбен торгызу максатыннан хәйрия концерты әзерләнә. Оештыручылар аны «Яктылык марафоны» исеме астында үткәрә һәм билетлар сатудан алынган керемне зур тарихы һәм көчле укытучылары белән тирә-якта дан тоткан урта мәктәпне төзүгә җибәрәчәк. Мәктәпкә концертта үзләренең иҗади чыгышлары белән ярдәм күрсәтергә Раяз Фасихов, Римма Ибраһимова, Илназ Сәфиуллин, Зиннур Сәфиуллин, Гүзәлия, Айгөл Хәйри, Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыров һ.б. артистлар әзерлеген белдерде. Оештыручылар татар мәктәпләре язмышына битараф булмаган милләттәшләрне концертка билетлар сатып алып, әлеге күркәм гамәлдә катнашырга чакыра.

«Яктылык марафоны» концерты 19 апрельдә «Пирамида» концертлар залында үтәчәк. Билетлар — KASSIR.RU сайтында.

Райса

28.03.2022