17.06.2022
Бүген, 17 июньдә, Татарстанның халык артисткасы Вәлиева Зөлфия Наил кызының туган көне. Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!
12.06.2022
Театрыбызда 9 июньнән 16 июньгә кадәр булган барлык спектакльләргә 50% ташлама. Димәк, һәрбер билетны ярты бәясенә алып була. Рәхим итегез, көтеп калабыз. М.Горький урамы, 13 йорт.
03.06.2022
Бүген Тинчурин театрының әйдәп баручы артисты, Татарстан Республикасының халык артисткасы Төхфәтуллина Резедә Ринат кызының туган көне. Чын күңелдән котлыйбыз! Сез дә котлагыз.
25.05.2022
Бүген Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның туган көне. Хөрмәтле хезмәттәшебез Илгизәр Галимҗан улы! Гомер бәйрәмегез – 65 яшьлек күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, тормыш иминлеге, яңа иҗади уңышлар телибез!