Скрипачка на ваш праздник 🥳89274368263
24.04.2022 «Киек каз юлы» дигән шигъри-музыкаль спектакль карадык бүген Энже Шайхутдинова (Закирова) дустым белән. Чакыруы өчен @iltazar Илтөзәргә бик зур рәхмәт! Әйтергә дә оят – бер ел була язган театрга бармаганга. Бу кичәгә кыш көне үк барырга ниятләгән идем, менә хәзер генә насыйп булды. Тыңладык, еладык, елмайдык, кушылып җырладык.. Хәтта Пи санын, Фибоначчи спирален, алтынның химик формуласын да искә төшереп, гармония законнарын аңларга тырыштык. Искиткеч булды👏🏻👏🏻👏🏻 Рәхмәт❣Дәвамлы булсын! Күңелегез шигырьгә, җаныгыз моңга сусаган икән, дуслар – озакка сузмагыз, сез дә килеп карагыз.
«Киек каз юлы» дигән шигъри-музыкаль спектакль карадык бүген Энже Шайхутдинова (Закирова) дустым белән. Чакыруы өчен @iltazar Илтөзәргә бик зур рәхмәт! Әйтергә дә оят – бер ел була язган театрга бармаганга. Бу кичәгә кыш көне үк барырга ниятләгән идем, менә хәзер генә насыйп булды. Тыңладык, еладык, елмайдык, кушылып җырладык.. Хәтта Пи санын, Фибоначчи спирален, алтынның химик формуласын да искә төшереп, гармония законнарын аңларга тырыштык. Искиткеч булды👏🏻👏🏻👏🏻 Рәхмәт❣Дәвамлы булсын! Күңелегез шигырьгә, җаныгыз моңга сусаган икән, дуслар – озакка сузмагыз, сез дә килеп карагыз.
07.06.2022 Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры ерак иҗади сәфәргә юл тотты. Татарстанның атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендәге әлеге иҗат коллективы, быел Россия джазына 100 ел тулу уңае белән оештырылган, ХХI халыкара джаз фестивале кысаларында 9 июнь көнне – Чиләбе шәһәрендә, 10 июньдә – Троицк шәһәрендә чыгыш ясаячак. Оркестрның концерт программасына дөньякүләм джаз әсәрләре, рус һәм татар композиторларының джаз оркестры өчен эшкәртелгән инструменталь һәм вокал әсәрләре кергән. Әлеге фестиваль кысаларында узачак концертларда оркестр белән солист буларак күренекле җырчы Мариам Мерабова (Мәскәү) һәм Антон Горбунов квинтеты (Мәскәү) катнашачак.
Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры ерак иҗади сәфәргә юл тотты. Татарстанның атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендәге әлеге иҗат коллективы, быел Россия джазына 100 ел тулу уңае белән оештырылган, ХХI халыкара джаз фестивале кысаларында 9 июнь көнне – Чиләбе шәһәрендә, 10 июньдә – Троицк шәһәрендә чыгыш ясаячак. Оркестрның концерт программасына дөньякүләм джаз әсәрләре, рус һәм татар композиторларының джаз оркестры өчен эшкәртелгән инструменталь һәм вокал әсәрләре кергән. Әлеге фестиваль кысаларында узачак концертларда оркестр белән солист буларак күренекле җырчы Мариам Мерабова (Мәскәү) һәм Антон Горбунов квинтеты (Мәскәү) катнашачак.
29.09.2023