05.09.2023
25.07.2022 Бүген Мирсәет Сөнгатуллинга 69 яшь тулды. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз.
Бүген Мирсәет Сөнгатуллинга 69 яшь тулды. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз.
31.03.2022 Нәрсә соң ул сөю? Сөю бит ул ике башны бер мендәргә салып, Ике йөрәк бергә тибеп, бер тын калып, Икәү үткән мизгелләрне искә алып, Һаман икәү мәхәббәттә янып-көю. Нәрсә соң ул сөю? Сөю бит ул икәү бергә иңне-иңгә куеп, Авыр чакта шул иңнәрнең көчен тоеп, Мәхәббәтнең җимешләрен бергә җыеп, Һаман икәү мәхәббәттә янып-көю. Нәрсә соң ул сөю? Сөю бит ул икәүләшеп бер касәдән чәйләр эчеп, Тормыш дигән диңгезләрне бергә кичеп, Дөньяларда бер-береңнең кирәклеген сизеп, Һаман да шул мәхәббәттә янып-көю.(Г.Шахбан)
Нәрсә соң ул сөю? Сөю бит ул ике башны бер мендәргә салып, Ике йөрәк бергә тибеп, бер тын калып, Икәү үткән мизгелләрне искә алып, Һаман икәү мәхәббәттә янып-көю. Нәрсә соң ул сөю? Сөю бит ул икәү бергә иңне-иңгә куеп, Авыр чакта шул иңнәрнең көчен тоеп, Мәхәббәтнең җимешләрен бергә җыеп, Һаман икәү мәхәббәттә янып-көю. Нәрсә соң ул сөю? Сөю бит ул икәүләшеп бер касәдән чәйләр эчеп, Тормыш дигән диңгезләрне бергә кичеп, Дөньяларда бер-береңнең кирәклеген сизеп, Һаман да шул мәхәббәттә янып-көю.(Г.Шахбан)