12.04.2022 Өр-яңа шигырь! Былтыр язылган булуына карамастан… Мин – орлык Бу дөнья гел тетрәнүдән тора – Сынаулардан тора кешелек: Бәндәләрне кырып китә бер чир, Икенчесе килә ишелеп! Бу дөнья гел тетрәнүдән тора – Күпме сынау килә кешегә… Чишмә корый, елга-сулар кибә, Таулар булып таулар ишелә. Кешелек гел сынаулардан тора: Сугыш, зәхмәт, бәла-казалар… Берәүләргә байлык биреп сыный, Берәүләргә бирә – җәзалар. Минем халкым күпме кайгы кичкән – Тарих аны мәңге онытмый… …Ишелергә торган тау – мин түгел, Тишелергә торган орлык мин! 11 декабрь, 2021 ел
Өр-яңа шигырь! Былтыр язылган булуына карамастан…
Мин – орлык
Бу дөнья гел тетрәнүдән тора – Сынаулардан тора кешелек: Бәндәләрне кырып китә бер чир, Икенчесе килә ишелеп!
Бу дөнья гел тетрәнүдән тора – Күпме сынау килә кешегә… Чишмә корый, елга-сулар кибә, Таулар булып таулар ишелә.
Кешелек гел сынаулардан тора: Сугыш, зәхмәт, бәла-казалар… Берәүләргә байлык биреп сыный, Берәүләргә бирә – җәзалар.
Минем халкым күпме кайгы кичкән – Тарих аны мәңге онытмый… …Ишелергә торган тау – мин түгел, Тишелергә торган орлык мин!
11 декабрь, 2021 ел
04.05.2022
28.05.2022 #бегущиесердца Мама и Я
#бегущиесердца Мама и Я